Калифорния татарлары “Көзге пикник” уздырды

Бу сишәмбедә Калифорния якларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә, аның җәдвәлендә Америка татарлары белән күрешү дә каралган.

6 ноябрьдә Калифорния штатының Лос Гатос шәһәрендә яшәүче татарлар “Көзге пикник”ка җыелды. Билгеле булганча, Калифорниянең бу өлешендә данлыклы Силикон Даласы урнашкан. Бу якларда татарлар 1950 еллардан бирле яши. Ләкин 1990 нчы елларда бу тарафка ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләүче яшь татар белгечләре дә күченә башлады. Бүгенге көндә Сан-Францискода гомер итүче татарларның саны 1 меңнән артып китә.

Мондый форматта татар яшьләре беренче тапкыр җыелды. Чараны оештыруны үз өстенә Төньяк Америка Татар яшьләренең “Кардәшлек” оешмасы алды. Бу оешманың бурычы булып Америкада яшәүче һәм укучы татар-башкорт яшьләрен берләштерү тора. “Кардәшлек”нең Калифорния бүлеге активисты Зөһрә Сәләхетдинова әйтүенчә, ул бу чараның шул кадәр популяр булуын көтмәгән дә.

“Бу чара зур уңыш белән узды дип әйтә алам. Ачык һавада оештырылган очрашуга һәр кеше үзе пешергән ризыклар алып килергә тиеш иде. Оештыручы буларак, мин 6 төрле бәлеш пешердем! Милләттәшләр бик кәнәгать калды. Татарларның күпчелеге белән элек таныш та булмаганбыз икән. Татарлар бер-берсе белән аралашты-танышты. Мондый чараларны гел үткәреп торуны сорадылар. Бу безнең эшкә иң зур бәя булды”, – диде Зөһрә.

Әйтеп үтәргә кирәк, татар яшьләре һәр чараны хәмерсез үткәрү максатын куя. Бу юлы да әлеге гадәт сакланды. Җыенга гаиләле кешеләр күп килгән иде. “Татар мәдәниятенә һәм теленә якынайту максатыннан балаларны да иярттек”, – дигән алар. Өлкән буын вәкилләре дә теләп катнашкан. Сан-Франциско татарларының АТА оешмасы лидеры Туран Апакай да татарлар очрашуын читләтеп узмаган.

Бу сишәмбедә Калифорния якларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Аның җәдвәлендә Америка татарлары белән күрешү дә каралган.

The article was originally posted on Tatar-Inform – http://m.tatar-inform.tatar/news/2016/11/07/129282/

Welcome to the “QARDƏŞLEK”!

usa-canada

Isanmesez!
This is non-political web site dedicated to addressing the social, cultural, educational and recreational needs of Tatar-Bashkir people living and visiting USA or Canada, and preserving and promoting the Tatar-Bashkir heritage and culture in USA and Canada

Please note: all posts and comments incompatible with the above goals will be deleted (especially, commercial ads and political propaganda)

 

Исәнмесез!

Бу бу веб-сайт Канада һәм Америкада яшәүче татар һәм башкорт мәдәниятен саклап калу, таныту һәм аралашу максатыннан корылган. Шулай ук ул бу илләрдә яшәүче милләттәшләребез хакында яңалыклар белән таныштырып барачак.

Исегездә тотыгыз: шәхесне яки милләтне мыскыл итүче, сүгенү сүзләре кушылган шәрехнамәләр һәм постлар бетерелеп барачак.